Мәктәп яны лагерьларында

Минзәлә театры артистлары Минзәлә, Тукай, Актаныш районнары мәктәп лагерьларына йөрүче балаларга А.Милнның “Патша малае Куян” әкиятен күрсәтүне дәвам итә. Сөйләшә торган Куянның сихерләнгән Принц булып чыгуын укучылар кызыксынып карый. Әкияти костюм – декорация, кызыклы сәхнәгә кую алымнары нәни тамашачының игътибарын читкә җибәрми. Әкияттән балалар бары тик  уңай эмоцияләр белән генә чыгалар.