Мәктәп театрлары фестивале уза

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе “Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале” уздыру турында карар кылды. Роберт Шәйхел улы Минзәлә театры белән 28 ел җитәкчелек итте, узган ел , 59 яшендә, бакый дөньяга күчте. Р.Ш.Шәймәрдановның татар театры сәнгатен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Фестивальдә биш район – Минзәлә , Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим районнарыннан мәктәп театр коллективлары катнаша. Йомгаклау өлеше 24, 25 апрельдә Минзәлә театры сәхнәсендә узачак. Бүгенге көндә сайлап алу этабы бара. Мәсәлән, Минзәлә районы буенча гына да иң көчле мәктәп театр коллективы буларак фестивальнең финалына чыгарга 8 коллектив дәгъва кыла.

                                                                                 Нурсибә Адиева,

                                                                         театрның әдәби бүлеге мөдире