Мәдәният хезмәткәрләре көне

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телибез. Яраткан эшебезнең игелеген күреп яшәргә язсын!