Әлмәттә кунакта

30 мартта “Кунак –театр” проекты кысаларында Әлмәт татар дәүләт лрама театрында И.Зәйниевнең “Ситса туй “моңсу комедиясен күрсәттек. Әлмәт театрының баш режиссеры Ильяс Гәрәев  сәламләү сүзен әйтте. Театрыбызның тугыз яшь артисты катнашкан әлеге җырлы, шаян сүзгә бай әсәрне әлмәтлеләр үтә җылы кабул итте.  Коллегаларыбыз исә 5 апрельдә 19.00 сәгатьтә безнең сәхнәдә Зифа Кадыйрова әсәсре буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектакле белән чыгыш ясаячак.

                                                                      Нурсибә Адиева,

                                                     театрның әдәби бүлеге мөдире