Җәлилчеләрне искә алу кичәсе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәр елны 25 август – җәлилчеләр җәзаланган көнне, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсен шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге паркында уздыра. Минзәлә өчен ике герой – шагыйрь аеруча якын . Абдулла Алиш, Казан җир төзелеше техникумын тәмамлап 1930 елның гыйнварыннан көзгә кадәр тугыз ай Минзәлә кантоны җир бүлегендә эшли. Муса Җәлил үзе исә,  Минзәлә педагогия көллияте бинасында оештырылган хәрби политруклар курсын тәмамлый. 1941 елның 7нче ноябреннән 1942 елның 1нче гыйнварына кадәр , барлыгы 56 көн булып, биредән сугышка китә. Шагыйрь Минзәлә театры сәхнәсендә артистлар белән чыгышлар ясый : шигырьләрен укый, Мөхит Кичубаев скрипкада, Муса Җәлил мандолинада уйнаганын ветеран артистларыбыз искә ала.

Искә алу чараларының тантаналы өлешендә районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Г.Бикеева, М.Җәлил музее мөдире Э.И.Данилова, Минзәлә театрының баш режиссеры Б.Ф.Бәдриев чыгыш ясады. Килгән кунаклар, театр коллективы Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Шигъри – драматик композиция белән кичә дәвам итте.Сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы – Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина.

Театр инициативасын район хакимияте, мәдәният , мәгариф оешмалары  , тамашачыларыбызның хуплавы куанычлы.

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире