«ЛӘКЛӘК » I Бөтенроссия бэби — театрлар фестивале

2022 елның 30 ноябреннән 2 декабренә кадәр С. Өметбаев исемендәге Минзәлә  татар дәүләт драма театры «ЛӘКЛӘК» I Бөтенроссия бэби — театрлар фестивале  үткәрә. Минзәлә театры Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып  2018 елда үз базасында бәби — театр ачты һәм «Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр», «Койрыклар» бэби спектакльләре чыгарды. 2021 елда театр «ЛӘКЛӘК» I Халыкара иҗади белем бирү форумы үткәрде.
Балалар фестивалендә катнашалар:

  • «Первый театр» Мәскәү шәһәре,
  • Марфа Горвицның бәйсез театр проекты Мәскәү шәһәре ,
  • «Әкият» Татар дәүләт курчак театры,
  • Казан дәүләт яшь тамашачы театры,
  • Тольятти курчак театры,
  • Яр Чаллы курчак театры,
  • Удмуртия Республикасы дәүләт курчак театры Ижау шәһәре,
  • С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры.

Фестивальнең Эксперт советы:

  • Варвара Коровина (Мәскәү шәһәре),
  • Нияз Игъламов (Казан шәһәре),
  • Анна Казарина (Мәскәү шәһәре),
  • Наталья Каминская (Мәскәү шәһәре)