«КазГИКта театр атналыгы»

Бөтендөнья театр көнен бәйрәм итү уңаеннан 2023 елның 20-27 мартында «Казан дәүләт мәдәният институты»  «КазГИКта театр атналыгы» иҗади проектын оештыра.

Проектның максаты — балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру.

«КазГИКта театр атналыгы» иҗади проектын ачу тантанасы 20 мартта 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында узачак.

Проект программасы буенча «КазГИКта театр атналыгы»  дәвамында режиссура, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм театр сәнгате кафедрасының профессор-укытучылар составының сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрүе планлаштырыла.

20-22 март көннәрендә 18.00 сәгатьтә КазГИК концерт залында  Г.Камал, Әлмәт дәүләт драма театры һәм Буа дәүләт драма театры спектакльләре күрсәтеләчәк. (Пушкин картасы эшли)

Театр педагогикасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан 23 мартта 10.00  түгәрәк өстәл узачак.

Ә 25 мартта 15:00 сәгатьтә театральләштерелгән капустник булачак.

«КазГИКта театр атналыгы» иҗади проектын ябу тантанасы 27 мартта 16.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында узачак.

Тулырак: https://vk.com/@kafedratt-nedelya-teatra-v-kazgik