Казан гастрольләре

Бүген “Болгар” радиосында “Иртәнге чәйдә” җылы әңгәмә, соңрак Татар-информда Минзәлә  театрының   Казандагы гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев, Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин, Татарстан Республикасының  атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова һәм драма артисты Илдар Халиков журналистларның сорауларына җавап бирде.