Кама арты театрларының волейбол ярышлары

Быел республика театрлары сабантуе 18 июньдә Минзәләдә узачак. Сабантуй программасында 13 уен, шуларның берсе — бераз вакытка узган сабантуйлары уеннарыннан төшеп торган волейбол ярышлары. Төп уеннарга кадәр Кама арты театрлары — Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт театрлары биредә «Юбилейный» спорткомплексында зональ турга җыелды. Нәтиҗәдә, беренче урынга Яр Чаллы, икенче- Әлмәт, өченче-Минзәлә, дүртенче урынга Түбән Кама театры чыкты. Катнашучыларны районның яшьләр һәм спорт буенча оешмасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев сәламләде.