Көтеп алынган бәйрәм

Минзәлә театрына нигез салучы,аның беренче директоры,режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев Кубогына шахмат ярышлары 18 ел дәвамында аның нәкъ туган көнендә,15 октябрьдә уздырыла. Быел ачык турнир дип игълан ителгәч, Актаныштан бер төркем уенчылар килергә теләк белдерде,диде ярышларны үткәрүче баш судья Азат Тимерханович Шагалиев. Шахмат турнирында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рәзилә Муллина котладылар.Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйретдинова белән артист Ринат Бәдретдинов А.Әхмәтгалиеваның “Син кайда идең?” спектакленнән бер өзек күрсәтеп уеннарны башлап җибәрергә яхшы кәеф өстәделәр. Шушы ике дистә елга якын уздырылган ярышларны бер дә калдырмыйча  һәрчак катнашып килүче өлкән дусларыбыз Әнвәр Камалов, Рафаэл Ибраһимов, Мөхәммәт абый Мөэминов, Хәниф Гараев,Марсель Миннегареев,Мирзанур Харисовлар белән янәдән күрешүгә без бик шат, аларга исәнлек –саулык теләп калабыз. Шахмат турниры кызганнан кызды һәм…актанышлылар барлык почетлы урыннарны диярлек алып бетерделәр!

Ачык шахмат турнирында гомуми зачетта

I урынны алучы Кубок иясе 14 яшьлек Данияр Латыпов (Актаныш)

II урында Сергей Максимов ( Яр Чаллы)

IIIурында Ленар Газыев (Актаныш)

“Ветераннар” категориясендә җиңүче Илдар Имамов (Актаныш шахмат мәктәбе тренеры)

Хатын – кызлар арасында җиңүче Зәйнәп Рахманова (Актаныш)

“2007 елгы һәм кечерәк” категориясендә җиңүче Регина Бакирова (Актаныш)

Ярышларның баш судьясы А.Т. Шагалиевка Урыс авылы укытучысы, ДДТ тренерыНаилә Ситдикова һәм беренче тапкыр  педколледж студентыРуслан Зәйнуллин ярдәм итте. Шахмат турнирында 38 кеше катнашты. Җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз, киләсе елга да биредә җыелырга язсын!

                                                                                             Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире