Күренекле дустыбыз

Мөслимдә яшәп иҗат итүче театрыбызның күптәнге дусты ,язучы, мәшһүр татар драматургы, Г. Тукай, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты,Татарстан Республикасының халык язучысы Фоат ага Садриев “Сөясеңме, сөймисеңме..” трагикомедиясен Мөслим район мәдәният йортында карап артистлар белән аралашты, фикерләрен әйтте. 1995 елда Минзәлә театрында Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясен режиссер Әхнәф Исрафилов сәхнәгә куйган иде. Халыкчан, җырлы – биюле әлеге әсәр күп еллар репертуардан төшмәде, тамашачы аны бик яратып карады. Шул еллардан ук Фоат абый Минзәлә театры белән җылы элемтәдә тора. Аңа саулык, яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.

                                                               Нурсибә Адиева,

                                                          театрның әдәби бүлеге мөдире