«Күңел» радиосында кунакта

Бүген театр директоры Илнур Гайниев һәм артист Ринат Бәдретдинов «Күңел» радиосында булдылар. Эфир вакытында гастрольләр һәм театрыбызның киләчәккә планнары турында җылы әңгәмә узды. Шулай ук Т.Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектакленә билетлар уйнатылды, ул 30 ноябрьдә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында күрсәтеләчәк. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барыгазны да безнең спектакльләргә чакырабыз.

Билетларны сылтама буенча сатып алырга мөмкин: https://bileton.ru/events/shulay-buldy-shul-vot-tak-sluchilos-gastroli-menzelinskogo-108003

«Күңел» радиосына зур рәхмәт!