“Күңел”дә кунакта

Инде матур традициягә әйләнгәнчә, Яр Чаллыга гастрольләр уңаеннан, “Күңел” радиосында кунакта булдык. Бу юлы Минзәлә театры чаллылыларга Мәҗит Шамхалов әсәре буенча куелган “Кайнана” музыкаль комедиясен Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында күрсәтте. “Күңел”дә дә сүз күбрәк спектакль турында барды. Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева, артистка Индира Гайфуллина радио тыңлаучылар белән туры эфирда аралашты

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире