Җәйге яллал тәмам

Кадерле тамашачылар! Билгеле булганча, театр артистлары җәйге матур яллардан тәмам алҗап, кабат эшкә тотындылар. Иҗат коллективы җыелышында театрыбыз җитәкчесе Илнур Гайниев алдагы театраль сезонга куелган максатлар белән таныштырды. Тарихи әһәмияте булган бинабызда киләчәктә үткәреләчәк ремонт -реконструкция проектлары белән танышу узды. Җәйге ялларга чыгып китер алдында башланган спектакль репетицияләре эш тәртибендә дәвам ителә.
Спектакльләребездә көтеп калабыз!