Искә алу кичәсе

22 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Роберт Миңнуллинның шигырьләре белән чыгыш ясадылар.