Искә алу кичәсе

30 гыйнвар көнне Мөслим районы Татар Шураны авылында Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасы күрсәтелде.
Әлеге чара 28 ел Минзәлә театрын җитәкләгән  ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәйхел улы Шәймәрдановның якты истәлегенә багышланды. Р.Ш.Шәймәрданов биредә, туган авылында җирләнгән. Артистлар зур шәхеснең каберенә чәчәкләр салды.