Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан

21 апрель дә С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан чаралар узды. Котлаулар, тантаналы өлештән соң А.Әхмәтгалиева әсәре буенча режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган “Син кайда идең?” музыкаль комедиясе күрсәтелде. Спектакльдә катнашкан Татарстанның атказанган артистлары Эльвира Хәйретдинова, Чулпан Бәдретдинова, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Ринат Бәдретдинов, артистлар Зөлфирә Гәрәева, Индира Гайфуллина, Азат Җиһаншиннарның уены  кунакларның күңеленә хуш килде.