«Әни» Ильяс Закиров мелодрама 12+

 «Әни»

Ильяс Закиров

мелодрама 12+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер — Ильяс Закиров

Рәссам — Ләйсән Хөсәенова

Ут буенча рәссам — Денис Иванов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Композитор — Йосыф Бикчәнтәев

 

Катнашалар:

Чулпан — Чулпан Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты

Гүзәл — Гүзәл Хамматуллина

Рәҗәб — Фоат Зарипов, Татарстанның халык артисты

Ләйсән — Илсинә Миннемуллина

Алсу — Диләрә Зиннурова

Илсур — Рифат Хафизов

Гөлнара — Зөлфирә Гәрәева

Илдар — Нәфис Гәйфуллин

 

Ләйсән һәм Алсу…Бер-берсен белмәгән ике яшүсмер.
Яңа гына яши башлаган ике җан.
Аларны нәрсә берләштерә?
Берсе әнисен эзли, икенчесе аннан баш тарта.
Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль.