Җиңү көне белән!

Йөрәкләрне җилкендереп, җиргә тагын Җиңү язы килде! Туган илебез каһарманнарының рухи көче, Ватанга кайнар мәхәббәте, азатлыкка чиксез омтылышы китерде ул Җиңүне! Шушы омтылыш безнең ил язмышы кыл өстендә торганда тиңдәшсез батырлыкларга көч бирде. Геройлар рухына безнең  дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле. Үзенең утлы сулышы белән һәрбер гаиләгә кагылып үткән ул авыр еллар турында халкыбыз беркайчан да исеннән чыгармаячак.

Кадерле ветераннарны, тынычлык алып килгән сугышчы – җиңүчене, тыл ветеранын кабат –кабат данлыйбыз! Сезнең таң калдыргыч фидакарьлегегез буыннарга җитсен, мондый афәт кабатланмасын!