Иҗади лаборатория узды

Театрыбызда Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIV төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лаборатория узды. Чарада Кукмара, Арча, Саба районнарыннан 75 мәдәният хезмәткәре катнашты. Лаборатория алдыннан кунакларыбыз театрыбыз музее белән таныштылар, шәһәр буйлап экскурсия оештырылды.
Эшебез Флорид Бүләковның “Сөясеңме,сөймисеңме…” спектакленнән өзек карап фикер алышу белән башланып китте. Туфан Миңнулинның “Шулай булды шул” әсәре буенча Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин һәм Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина куллары астында бер кисемтәне сәхнәләштерү ысуллары каралды. Артистлык осталыгы буенча Минзәлә театрының куючы режиссеры Дамир Сәмерханов тренинг уздырды. Озтаз дәресләренә килгән кунаклар Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина уздырган сәхнә теле дәресендә, куючы балетмейстер Илгизә Хасанова күнегүләрендә һәм баш рәссамыбыз Зилә Галимова эшләнмәләр ясавында бик актив катнаштылар.