Халыкара «Нәүрүз» форумы

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры хезмәткәрләре Казанда 6-12 июньдә узучы Vll «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумында катнаша. Театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева «Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге», тамашачы җыю һәм маркетинг буенча директор урынбасары Алина Аскарова «Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент, PR-Технологияләр һәм законнар» секциясендә укыйлар.