Хәйрия спектакле күрсәтелде

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, күптәнге традиция буенча, Минзәлә театры хәйрия спектакле күрсәтте. И.Закировның “Онытмаска иде үткәнне” әсәрен шәһәребез халкы, театр ветераннары яратып карады. Сугыш афәте кабатланмасын өчен яшь буынга дөрес тәрбия бирү – безнең бурычыбыз.