Гастрольләрдән кайттык

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында оештырылган чараларда  А.Садриевның “Татар нәкыше. Җанланган бизәкләр” бэби – спектакле белән катнашып, театрның ут куючы рәссамы Денис Ивановка Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миннеханов үзе “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемне тапшырганнан соң театр труппасы Арча районы Яңа Кырлай авылына юл тотты. Тукайның музей комплексында кунакта булдык, биредәге “гаскәр кеби чыршы – нарат”лар,мәһабәт музей – йорт соклангыч һәм күркәм.

Алдагы өч көндә Кукмарада, Кукмара районы Зур Сәрдек, Әсән — Елга авылларында, Мамадышта И.Закировның “Онытмаска иде үткәнне”, Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” әсәрләрен күрсәттек. Тамашачы бик сагынган, заллар тулып килде. Җылы караш, кайнар алкышлар артистларыбызга һәрчак көч биреп тора.

                                                                                           Нурсибә Адиева,

                                                                      театрның әдәби бүлеге мөдире