Гастрольләр

24 апрель көнне Мәскәү шәһәрендә Минзәлә театрының гастрольләре башланды. Гастрольләр кысаларында театр спектакльләр күрсәтүне һәм Мәскәүдә яшәүче татарлар белән очрашуларны планлаштырды.

23 апрель көнне театрыбыз артистлары Мәскәүдә Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы штабында  булды. Конгрессның рәисе Рөстәм Ямалиев штаб эшчәнлеге белән таныштырды, Мәскәүдә яшәүче бертөркем татарлар белән очрашу оештырды. Җылы әңгәмәбез җыр-биюләр белән үрелеп барды.
ФОТОАЛЬБОМ : https://vk.com/album-218309817_305852156

Спектакльләр Мимика һәм ишарәләр театрында узачак

Башлана 19.00

24 апрель — Т.Миннуллин «Шулай булды шул» мелодрамасы 12+

25 апрель — А.Коровкинның «Түтиләр» сатирик комедиясы 12+