Гастрольләр

Татарстан Республикасының иң өлкән театрларының берсе — Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә бара. 16 февральдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министры катнашында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гастрольләренең рәсми ачылышы.

15 февраль 2024 ел – Казан шәһәре КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе 12.00, 13.00 сәгатьтә Ильяс Закиров «Онытмаска иде үткәнне»  6+ әдәби драматик хатирә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган яшүсмерләр өчен спектакль.

2024 елның 16 февралендә 19.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә Т. Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы 12+

2024 елның 17 февралендә 18.30 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә И. Зәйниевның «Ситса туй» моңсу комедиясе 12+

Спектакльләргә рәхим итегез!

Билетларны театр сайтында сатып алырга мөмкин