Гастрольләр

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры труппасы И. Закировның «Ирек һәм читлек», И. Зәйниевның «Ситса туй» әсәрләре белән Урыссу, Лениногорск, Азнакай, Нурлат, Чирмешән район үзәкләрендә гастрольләрдә йөри. Үсмерләр дә, өлкән аудитория дә минзәләлеләрне сагынып өлгергән, спектакльләрне бик җылы кабул итәләр.

Нурсибә Адиева,

                                                                       театрның әдәби бүлеге мөдире