Галим бездә кунакта

Театрыбызга эшлекле очрашуга тарих фәннәре кандидаты Рәшит Габделфәрт улы Галләмов (Рәшит Галләм, Казан шәһәре) килде. Ул Минзәлә шәһәре энциклопедиясе өстендә эшли. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарихына әлеге басмада шактый урын бирелә. Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина галим белән  театр музеенда шактый вакыт фикер алышып, сөйләшеп, аралашып утырдылар.

Нурсибә Адиева,

                                                                       театрның әдәби бүлеге мөдире