Гөлшат Зәйнашевага — 95 яшь

Татар әдәбияты һәм мәдәнияте, киң җәмәгатьчелеге быел күренекле шәхес – шагыйрә, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулуны билгеләп үтә.

Г.Зәйнашева татар әдәбияте, сәнгатенең төрле өлкәләрендә уңышлы иҗат иткән күпкырлы шәхес. Шагыйрәнең биографиясе Минзәлә шәһәре һәм районы белән тыгыз бәйле: бала чагы ЮгарыТәкермән авылында үтә, Минзәлә педагогия училищесында укый. Аның әсәрләре буенча С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Бәхет кошым» (1964), «Кем гүзәл?» (1970), «Комиссия килгәч» (1976), «Яшел сумка» (1982), «Язмышлар һәм ялгышлар» (2000) спектакльләре куела.

Данлыклы якташыбызның юбилей датасы кысаларында 2023 елның 1 декабрендә Минзәлә театры сәхнәсендә X Республикакүләм “Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа” дип исемләнгән фестивальнең гала – концерты республикабызның Актаныш, Мөслим, Сарман, Саба, Тукай, Мамадыш, Минзәлә районнары катнашында  зурлап узды.

Котлау сүзендә Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов: “Г.Зәйнашеваның характерын формалаштыруга Тәкермән җирлеге зур тәэсир ясагандыр, мин анда берничә ел колхоз рәисе булып эшләдем, бераз кырыс булып тоелсалар да эш яратучы халык яши анда. Видеоязмада Минтимер Шәрипович әйтеп узды, Гөлшат апаны “ак түти”, дип йөрткәннәр , 400 гә якын җырга сүзләр язган, иң популярлары гына да 100гә якын. Аның иҗаты бүгенге яшьләрдә дәвам итү зур әһәмияткә ия”,- диде.

Кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин, язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина килде. Алар фестивальнең гала – концерты югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады.

Районнардан иң саллы номерлар, иң билгеле шәхесләр чыгыш ясады Минзәлә театры сәхнәсендә. Юл кыенлыклары дип тормадылар : Актаныштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин, Сарманнан Рәмилә Хөсәенова , Дилүс Гомәров, Марсилия Гәрәева, Сабадан Анна Гатауллина, Миңсылу Миннеханова, Мамадыштан Ангелина Солганова, Мөслимнең яшь буын вәкилләре Илиза Мөҗипова, Илназ Муллагалиев, Яр Чаллыдан Әмир Гатауллин, Тукай районыннан Чулпан Сафина килде һәм иң күпсанлы көч, әлбәттә, Минзәләнең үзеннән булды. Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова кичәбезнең бизәкләре иде.

 Гөлшат Зәйнашеваның исемен районыбызга, туган туфрагына алып кайтучы, аның исемен мәңгеләштерү өчен армый – талмый көчен һәм вакытын кызганмыйча эшләүче Минзәлә районы Тәкермән авылы җирлеге башлыгы Алия  Шәрипова, Гөлшат Зәйнашеваны үз әнисе кебек күреп, аны кадерләп, исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүче Республикабызда билгеле шәхес, хөрмәтле кияве Рафаил  Шакирҗанов сәхнә түренә чакырылды. Рафаил Вәлиевич һәр катнашучыга Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Дипломын, үзеннән бүләкләрен тапшырды, оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хатларын һәр район коллективына тапшырды, министрның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Вакыт буенча шактый озакка сузылса да , тамашачы тәэсирләнеп, рәхәтләнеп карады бу җылы кичәне. Мәгънәле, моңлы җырлар, бүгенге көндә нәни башкаручы да, өлкән башкаручы да сөйләгән шигырьләр, спектакльләрдән өзекләр агылып, бер – берсенә ялганып кына барды. Димәк, Гөлшат Зәйнашеваның иҗаты яши, дәвам итә!

Нурсибә Адиева,

                                                 театрның әдәби бүлеге мөдире

Фотогалерея