Фестивальнең беренче көне

Бүген Минзәлә театрында I Бөтенроссия бэби – театрлар фестиваленең тантаналы ачылышы узды. Ачылышта Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Фаслах улы Сәлахов катнашты. Ул фестивальгә һәм  барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Минзәлә театры директоры Илнур Зөфәр улы Гайниев фестивальне рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.

Фестиваль ачылганнан соң балалар өчен спектакльләр күрсәтелде:

« Приключения пингвинёнка Пинка» 0+ « Әкият» татар дәүләт курчак театрының бэби спектакле
«Снег идёт»  0+ Чаллы дәүләт курчак театрының бәби –спектакле .

Шулай ук бүген Тольятти курчак театрының «Рассказы о животных»  бэби спектаклен карарга мөмкин булачак.

Көн дәвамында лекцияләр, мастер – класслар узачак.