Фестивальга чакыру алдык

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казанда узачак “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә чакыру алды. 2 декабрьдә Рус яшь тамашачы театры сәхнәсендә Ч.Айтматов әсәре буенча режиссер Тимур Кулов куйган “Җәмилә” мелодрамасы күрсәтеләчәк.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 17.11.2020