Фестивальгә чакыру

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры 2022 елның 5-10 декабрендә Казан шәһәрендә узачак «һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнашырга чакыру алды.

7 декабрьдә Г. Камал исемендәге театрның кече залында фестиваль кысаларында театр Ф. Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме…» трагикомедиясен күрсәтәчәк

Билетларны сылтама буенча сатып алырга мөмкин: https://kamalteatr.ru/poster/61483/

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә ителә