Фестивальгә чакыру алдык

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Ф.М.Достоевский әсәре буенча режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган “Җинаять һәм җәза” спектакле 2022 елның 2- 7 мартында Ярославль шәһәрендә узачак  Бөтенроссия “Розовфест”театраль фестивале афишасына керде. Театр труппасы 3 мартта В.С.Розов исемендәге Ярославль дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

 

        Нурсибә Адиева,

                   театрның әдәби бүлеге мөдире