Фестивальгә чакыру алдык

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Ф.Буляков әсәре буенча режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган “Сөясеңме, сөймисеңме…” спектакле 2022 елның 11-18 сентябрендә Грозный шәһәрендә узачак Милли театрларның дүртенче Бөтенроссия «Федерация» фестивале афишасына керде. Театр труппасы 16 сентябрьдә чыгыш ясаячак.