Фестивальгә барабыз

2025 елның 3 декабреннән 7 декабренә кадәр Казан шәһәрендә XVII нче Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. Фестиваль программасына Казан, Томск, Луганск, Акмолинск, Уфа, Оренбург, Яр Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һәм Әтнә шәһәрләреннән 10 театр коллективының 10 спектакль кертелгән.

Фестиваль кысаларында 6 декабрьдә Минзәлә театры И.Закировның «Хәтерләрне яңартып» (режиссеры И. Закиров) вербатимын күрсәтәчәк.