Фестиваль нәтиҗәләре

28 сентябрь көнне Казахстан Республикасы Актау шәһәренең “ABISH ALEMI” lll Халыкара театр фестивале кысаларында Ф.Бүләков әсәре буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме…» трагикомедиясен күрсәтте. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин  Ф. Буләковның » Сөясеңме,сөймисеңме» трагикомедиясендәге Карт роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләкләнде.

Шулай ук, фестиваль нәтиҗәләре буенча, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Илдар Халиков Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә узган «ABISH ALEMI» III Халыкара театр фестивалендә мәдәният, спорт һәм туризм хезмәткәрләре профсоюзының өлкә филиалы тарафыннан Төрки дөнья мәдәниятендәге казанышлары өчен Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Коллегаларыбызга данлы театр юлын шулай ук якты итеп дәвам итүләрен телибез һәм сәхнәбездә яңа рольләрен көтәбез.