«Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале

Минзәлә театры Грозный шәһәрендә IV «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале кысаларында Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме…» спектаклен тәкъдим итте.
🔹Режиссеры — Ильсур Казакбаев.

Театр диплом, фестивальнең истәлекле статуэткасы һәм дечиг пондар – борынгы чечен милли коралы белән бүләкләнде.
Коллективыбызны уңышлы чыгыш ясау белән котлыйбыз!