Ф. М. Достоевский фестивалендә

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Бөек Новгород шәһәрендә XXVII Халыкара Ф. М. Достоевский исемендәге театр фестивале кысаларында бөек рус классигының «Җинаять һәм җәза»спектаклен биредәге филармония бинасында тулы залга күрсәтте.