Эшлекле очрашулар

Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Зөфәр улы Гайниев  Уфада башкорт дәүләт академия драма театры директоры Иршат Ишбулат улы Фәйзуллин, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Фәрид улы Габидуллин белән Минзәлә театрының 2024 елның февраль аендә Башкортостанның башкаласына гастрольләре уңаеннан эшлекле очрашуларда булды. Уфада театрыбыз Т.Миңнуллинның “Шулай булды шул” мелодрамасын, И.Зәйниевнең “Ситса туй” моңсу комедиясен, И.Закировның “Онытмаска иде үткәнне” әдәби – драматик хатирәсен күрсәтәчәк. Очрашуда “Шулай булды шул” спектакленең режиссеры Илсур Казакбаев катнашты.

Минзәлә театры соңгы тапкыр Уфага 2018 елда гастрольләргә Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе, А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасы белән барды.

                                                          Нурсибә Адиева,

                                                 театрның әдәби бүлеге мөдире