Эсфир Яһудин “БЕР ЯШӘП КАЛЫЙК ӘЛЕ” музыкаль комедия 12+

Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Рәссам – Валерий Яшкулов

Композитор — Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 

Катнашалар:

Зәлия — Раушания Галиуллина, ТРның атказанган артисткасы

Лилия — Рания Хәлимова( Җиһаншина)

Сәлим — Руслан Әхмәтҗанов

Шакир —  Нәфис Гайфуллин

 

Әйләнә- тирәбездә күпме ялгыз яшь кешеләр яши. Үзеңә тиң ярны табу җиңел түгел. Ләкин теләге булганнар махсус агентлык аша пар эзли ала.Нәкъ шушы юл белән безнең әсәр геройлары үз бәхетен таба.
.. Зилия белән Лилия һаман ялгыз.Тәвәккәлләп, Лилия агентлыкка гариза яза һәм чынлап та насыйп ярын очрата. Иптәш кызыннан үрнәк алып Зилия дә шулай эшли. Иң кызыгы шунда ки, Зилиянең пары күршесе булып чыга. Һәммәбез бәхетен әллә кайдан ерактан эзли, ә карасаң, ул янда гына булып чыга. Әсәрдә вакыйгалар кызыклы һәм тыгыз ритмда, җырлар- биюләр белән үрелеп бара.