Дустыбыз юбилее

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче режиссер, драматург, автор – башкаручы, үзешчән композитор Роза Сәхәбетдинованың юбилей кичәсендә катнашты. Татарстанның халык артистлары Рәзилә Муллина белән Хафиз Хамматуллин Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясеннән өзек белән чыгыш ясады, театрның баш режиссеры Булат Бәдриев юбилярны театр исеменнән котлады.
Роза Сәхәбетдинова инсценировкасындагы “Тапкыр Кәҗә турында әкият», “Дүрт дус”,”Кар кызы”, “Почтальон Кар бабай» әкиятләре Минзәлә театры репертуарында лаеклы урын алып тора. Коллегабызны тагын бер кат юбилее белән котлыйбыз!

Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире