Дусларда кунакта

7 апрель көнне Бөгелмә шәһәрендә театрыбызның гастрольләре узды. А.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театрында Ф. Бүләковның «Сөясеңме,сөймисеңме..»спектакленнән соң театр режиссеры Рөстәм Фәйздрахманов артистларыбызга рәхмәт әйтте.  «Безнең театрлар арасындагы элемтә күптәннән чын дуслыкка әверелде, — диде Рөстәм Рафатович, — Бүгенге көчле алкышлар сезнең иҗатыгызга бирелгән бәя»