Денис Иванов «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»

31 гыйнвар көнне Казан ЭКСПО бинасының  Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт  драма театрының ут кую буенча рәссамы Денис Владимирович Иванов «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»дигән мактаулы исемгә лаек булды.