Чираттагы премьера

18 мартта Минзәлә театрында автор һәм режиссер Ильяс Закировның “Ирек һәм читлек” спектакленең премьерасы булды. Автор әсәрнең жанрын утопия дип билгеләде. Ул бүгенге заман казанышлары булган күпсанлы гаджетларның яшь буынга йогынтысы турында тирәнтен уйланулар нәтиҗәсе. Күзгә-күз аралашу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү гадәттән тыш хәлгә әйләнә бара, ата- ана белән бала арасында упкын барлыкка килә.

Әсәрдә артистлар Нурлан Шәехов, Әдилә Монасыйпова, Динара Акматова, Илдар Халиков, Руслан Әхмәтҗановлар катнаша.

Сценография һәм музыкаль бизәлеш- Ильяс Закиров

Костюмнар буенча рәссам – Гөлнур Арсланова.

Моңа кадәр, 2021 елның сентябрендә, автор һәм режиссер буларак  И.Закировның яшүсмерләр аудиториясенә юнәлтелгән “Онытмаска иде үткәнне” әсәре чыккан иде. Ул зур уңыш белән бара һәм төрле яшьтәге тамашачыларны да тетрәндерә. Мәсәлән, мәктәп укучыларын алып килгән укытучылар һәрчак яшьле күзләре белән кереп рәхмәтләрен әйтә.

                                                                                               Нурсибә Адиева,

                                                                               театрның әдәби бүлеге мөдире