«Чикләрсез театр» (“Театр без границ”)

Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Чикләрсез театр» (“Театр без границ”)   проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Ул Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Киңәшмәдә урын өстендә ятучы инвалид балалар өчен өйдә спектакльләр күрсәтүне оештыру, шулай ук проектны тормышка ашыру этаплары турында фикер алышынды, күчмә спектакльләр графигы формалаштырылды.