«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

Р.Киплинг әсәре буенча “Кызыксынучан фил баласы”  спектакленең репетицияләре артистларның мәхәббәте һәм иҗади дәрте белән тула. Репетицияләрнең финал этабында актерлар үзләренең иҗади идеяләрен һәм уйларын бердәм сәнгатькә берләштерә. Рәссам уйлап чыгарган һәм ясаган курчак персонажлары, актерларның осталыгы ярдәмендә, үз характерларын ала һәм сәхнәдә чын — чынлап тереләнә. Махсус чакырылган педагог-психолог белән мастер-класслар ярдәмендә, репетицияләр вакытында 3 нче дәрәҗә чикләнгән инвалид балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре исәпкә алына. Спектакль «Лотос» АКБО белән берлектә « Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.