«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

«Чикләрсез Театр» проектын тормышка ашыру кысаларында С,Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары  Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары җирлегендә урнашкан алты  коррекция мәктәбе укучылары өчен “ Тычкан баласы  маҗаралары”дигән спектакльне махсус барып күрсәтте . Һәр спектакль барышында яшь тамашачылар бик актив катнаштылар, шулай ук әкият геройларының сорауларына җавап бирделәр. Спектакльдән соң теләгән һәркем уенчык персонажларны тотып карый алды һәм хәтта үзен артист ролендә дә сынап карарга мөмкинлек бирелде. Чара ахырында театр артистлары һәм тамашачылар истәлеккә гомуми фотоларга төште. Барлык тамашачыларга, коррекция мәктәпләрендә укучыларга, мондый күчмә спектакльләр форматы бик ошады. Коррекция мәктәпләре җитәкчеләре һәм педагоглары Минзәлә театрының «Чикләрсез театр»проектын дәвам итү һәм алга таба үстерү турындагы тәкъдимен хупладылар.

С.Өметбаев  исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының «Чикләрсез театр»  проекты “Лотос “ АНО белән берлектә, Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.