«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

С.Өметбаев  исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының «Чикләрсез театр»  проекты кысаларында “Тычкан баласы маҗаралары” спектакле күрсәтелде, анда театр хезмәткәрләре, шулай ук «Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Спектакльдән соң эшлекле очрашу узды, анда Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарының коррекция мәктәпләренә күчмә спектакльләр оештыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук комплекслы үзәк җитәкчеләре сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен өйдә күчмә спектакльләр күрсәтүне оештыру сыйфатына югары бәя бирде, балалардан һәм ата-аналардан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
   С.Өметбаев  исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының «Чикләрсез театр»  проекты “Лотос “ АНО белән берлектә, Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.