«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

«Чикләрсез театр» проектын тормышка ашыру кысаларында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә  татар дәүләт драма театры  «Тычкан баласы  маҗаралары» дип аталган махсус курчак спектаклен чыгару өстендә эшли. Әлеге спектакль белән театр Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарының коррекция мәктәпләренә барырга планлаштыра.

Спектакль «Чикләрсез театр» проекты кысаларында, «Лотос» АКБО белән берлектә һәм «Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.