«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Чикләрсез театр» проектын уңышлы тормышка ашыра. 3 дәрәҗәдә сәламәтлекләре чикләнгән инвалид балалар өчен чыгарылган беренче спектакльне Минзәлә, Актаныш, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары балалары карады. Бүгенге көндә безнең проектның икенче спектаклен чыгару  буенча эш бара.  Бу мәче һәм тычканның татулашуы һәм мәңгегә аерылгысыз дус булуы турында . Әлеге спектакльне коррекция мәктәпләре, шулай ук реабилитация үзәкләре балаларына күрсәтү планлаштырыла.

Спектакль «Чикләрсез театр» проекты кысаларында, «Лотос» АКБО белән берлектә һәм «Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.