«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

«Чикләрсез театр» Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы балаларына өй шартларында  Р.Киплинг әсәре  буенча  “Шаян фил малае” (“Любопытный слоненок”) спектаклен күрсәтте. 3 дәрәҗәдә сәламәтлекләре чикләнгән инвалид балаларга спектакль күрсәтү Минзәлә районы Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә оештырылды. Спектакльнең һәр күрсәтүе индивидуаль, баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып үтә.

«Чикләрсез театр» проектының тагын бер мөһим вакыйгасы — Мәскәү шәһәренең «Президент грантлары фонды» кураторы һәм Чаллы шәһәренең «Лотос» АКБО  директорының Минзәләгә килүе. Кунаклар күчмә спектакльне 3 дәрәҗә сәламәтлеге чикләнгән инвалид баланың өендә карадылар. Шулай ук кунаклар проект җитәкчесе, театр директоры И.З.Гайниев белән эшлекле очрашу үткәрделәр, аның барышында эшләнгән эшкә югары бәя бирделәр һәм проектны алга таба гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

Спектакль «Чикләрсез театр» проекты кысаларында, «Лотос» АКБО белән берлектә һәм «Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән тормышка ашырылды.